ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

27 декабрь көнне  Теләче районы үзешчәннәре  яңа ел бәйрәме алды ярминкәсендә  катнашып кайттылар.  Районыбыз уңганнары шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продуктлары, кош-корт итләре, җиләк-җимеш тәкъдим итте.

2020 елның 24 декабрендә Дәүләт Советы бинасы каршында Татарстан Республикасы районнарына мәктәп автобуслары тапшырылды. Мәктәп автобусларының ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Теләче  районына  ГАЗ-A66R33 маркалы 2 автобус бүләк итте. Махсуслаштырылган автобус 22 пассажир урынын үз эченә ала, балаларны йөртү өчен махсус система белән җиһазландырылган.

Агымдагы елның 24 ноябреннән 10 декабренә кадәр ДБУ«Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге» инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында «Өмет юлы»-«Дорога надежды» – читтән торып катнашу рәвешендә иҗади онлайн-конкурс үткәрде. Конкурс мөмкинлекләре чикле кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында толерантлык, мәрхәмәтлек һәм социаль тигез хокук тәрбияләү максатыннан оештырылган иде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел бәйрәмнәре башланды. Һәр бала өчен яңа ел — көтеп алынган, тылсымлы, күңелле бәйрәм, якты персонажлар һәм геройлар белән чын әкият.

Бүген  мәктәбебездә елка бәйрәме үтте.  Әлбәттә бу күңелле бәйрәм кичендә һәрбер укучы актив катнашты, яхшы кәеф, күтәренке күңел - бәйрәмнең төп шигаре менә шулар иде. Яңа ел кичәсе күңелле узды. Чыгыш  ясаган һәрбер сыйныфның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Шундый матур итеп җырладылар,  биеделәр. Ә инде кызыклы  күренешләрне залдагылар алкышларга күмде. Бәйрәмнең  иң кызган чагында кунаклар – Кыш бабай белән Кар кызы    килеп керделәр.  Кыш бабай, һәрвакыттагыча, капчыгындагы күчтәнәчләрен өләште, үзенең биюгә осталыгын да  күрсәтте. Җилкендергеч музыка беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте. Уку алдынгыларын, олимпиадада җиңүчеләрне котладык.

Бәйге балалар юл куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча макетлар куллануны пропагандалауга багышланган иде. Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Нәзиров Р.Х. һәм  Казан шәхәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге “ профилактика бүлеге территориаль идарәсенең  Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  бүләкләделәр.  Безнең Теләче беренче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә 2 нче урынны яулады. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.

25 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә   башлангыч  сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре   үткәрелде. Бәйрәм кичәләре директор  А.Ф. Хафизов  котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында  узган  Бөтенроссия һәм  Республика  фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр  район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!

Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  азерләнделәр. Укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясадылар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар. Молодцы!

Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар , Кыш бабайга хөнәрләрен күрсәттеләр, бүләкләр алдылар.

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре сезне декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлый! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International