Яу кырларында башларын салып билгесез калган сугышчыларны искә алып һәйкәлгә чәчәк куелды.
Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп.
Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шул уңайдан , Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Исемең синең билгесез, батырлыгың - үлемсез» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Укучыларга бу датаның тарихы , сугыш кырларында хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турында сөйләнде, С.Хәкимнең “Йолдыз”, М.Кәримнең “Билгесез солдат” шигырьләре кычкырып укылды.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларны Россиянең истәлекле көне - Билгесез солдат көне белән таныштырдылар. Әлеге дата Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган билгесез солдатлар хөрмәтенә билгеләп үтелә.
Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.
3 декабрь “Инвалидлар декадасын” Шармаш мәдәният хезмәткәрләре “Без бер-беребезгә кирәк” акциясен үткәрүдән һәм балачак инвалиды Валентина Петровна йортына барудан башладылар. Игътибар шундый кешеләр өчен иң кирәкле нәрсә бит ул. Безнең аралашу дусларча җылы даирәдә узды. Валентина оптимизмын һәм шат күңеллелеген югалтмый.
Чара барышында балалар Россиядә Билгесез солдат көненең барлыкка килү тарихы, халыкның сугыш кырларында батырлыгы белән таныштылар. Бу чарага «Была война, была победа» дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Анда безнең солдатларның батырлыклары турында китаплар тупланган.
3 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан, китапханә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә барып “Бүләк итик йөрәк җылысын” исемле очрашу үткәрделәр. Укучыларны яңа китаплар белән таныштырдылар, истәлеккә китап бүләк иттеләр.
3 нче декабрь – Билгесез солдат көне уңаеннан , Баландыш төп мәктәбе укучылары һәйкәл янында эшләделәр. Алар аның тирәсен кардан чистарттылар һәм авылның истәлекле такта территориясен тәртипкә китерделәр. Билгесез солдат киләчәк буыннары өчен , Ватаныбызның киләчәге өчен гомерләрен корбан иткән кеше булып мәңгегә истә калачак. Ул гомерен биргән, исемсез, ул безнең илебездә яшәүче һәм яшәячәк һәр кеше өчен туганга әверелгән.
Балалар бәйрәмнең тарихы, хәрби конфликтларда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган, исемнәре билгесез булган Россия һәм совет солдатларының батырлыклары белән таныштылар. Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган солдатларны искә алу йөзеннән шигъри юллар яңгырады. Бу чарага карата «Исемең синең билгесез, батырлыгың - үлемсез» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.