3 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Без бергә” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.
Бу чарада катнашучылар өчен "Гасыр эчендә" презентациясе күрсәтелде. Укучылар дәүләт бәйрәме тарихы һәм батыр сугышчылар Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин белән таныштылар. Материалны берләштерү өчен интерактив викторина үткәрелде һәм тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясалды.
4 нче ноябрь көнне Теләче районы үзәгендә һәр елдагыча район хуҗалыклары ,фермерлар һәм мәктәпләр халыкка үзләре җитештергән продукцияларын тәкъдим иттеләр. Бу эштән Баландыш төп мәктәбе дә читтә калмады.Гадәттәгечә, ярминкә бәйрәм төсендә үтте.Җыр, бию, күңел ачу белән бергә сатучылар да сатып алучылар да бихисап иде.Халыклар дуслыгы көне уңаенан үткәрелгән әлеге чарадан һәркем канәгать калгандыр дип уйлыйбыз.
4 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында эшләп килүче мәктәп яны лагерында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде.Әһәмиятле датаның тарихы турында әңгәмә, рәсем , плакат конкурсы, төрле уеннар , флешмоблар лагерьда тәрбияләнүчеләрнең күңеленә хуш килде.
Райондашларыбыз игътибарына районның барлык китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән татар халкының камыр ризыклары, табигать хәзинәләреннән ясалган әдәби геройлар, дару үләннәренән бәйләмнәр һәм башка һөнәри һәм иҗади эшләр тәкъдим ителде.
Төрле номинацияләрдә җиңүче китапханәләр Диплом һәм “Дулкын” бассейнына сертификат белән бүләкләнделәр.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында 4 ноябрь – Халыклар бедәмлеге көне уңаеннан “Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе”, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан “Конституция – безнең төп канун” дип исемләнгән күргәзмәләр куелды.
Иске Җөри авылы китапханәсендә “И туган як, гүзәл як” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар туган як табигатен ясадылар.
Нәниләребез Россия һәм Татарстанның символикалары турында шигырьләр укыдылар, горурланып, гимннарын тыңладылар, татар һәм рус халкы уеннарын уйнадылар, төрле халык биюләрен биеделәр.Әти-әниләребез дә бу бәйрәмнән читтә калмады, алар балалар белән бергә өйдә төрле эшләнмәләр әзерләделәр. Аларның иҗат җимешләреннән торган күргәзмә оештырылды.
Шул унайдан, Шәтке авыл китапханәсендә «30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Россия тарихында фаҗигале чорлар аз түгел. Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган. Китапханә фондларыннан алынган китаплар шул давыллы еллар турында сөйли.
Кадерле дуслар! 3 - 8 нче ноябрь көннәрендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант” дип исемләнгән акция үткәрелә. Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм чит илләрдә онлайн - форматта үткәрелә . 3 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант”ны 9 а сыйныфы укучылары флешмоб биеп башлап җибәрделәр. Акция дәвам итә. Барлык теләүчеләр 8 нче ноябрьгә кадәр www.miretno.ru сайтында Диктантта катнаша аласыз. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” катнашу Сездә Туган илебез халыкларын, төрле милләттән булган туганнарыгызның , дусларыгызның яшәү традицияләрен якыннан белү теләген уятыр дип уйлыйбыз. Илебезнең төп байлыгы, җиңелмәс көчле булуы - халыклар дуслыгында. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” барлык теләгәннәр катнаша ала. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! “ Зур этнографик диктант” акциясендә катнашыгыз!