27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу истәлекле дата уңаеннан китапханәдә «Бу хакта һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче «холокост» сүзенең әһәмияте турында сөйләде һәм катнашучыларны Саласпилс, Бухенвальд, Майданек, Бабий Яр, Хатыньнар белән таныштырды. Укучылар, фашистларның гамәлләрен гаепләп, әлеге куркыныч фаҗигагә карата үз карашларын белдерделәр. Чара ахырында катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
27 гыйнвар - Ленинград блокадасының тулысынча өзелү көне. Бу көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә укучылар өчен «Баш имәс Ленинград» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чара барышында балалар «Ленинградның бөек батырлыгы» дигән слайд-презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның 900 көнлек оборонасында ленинградлыларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы турында белделәр. Китапханәче кешеләргә яшәргә ярдәм иткән «тормыш юлы», блокадада бөтен гаиләсен югалткан Ленинград кызы Таня Савичеваның көндәлеге, авыр һәм ач сугыш чоры, кайчагында бердәнбер ризык нибары 125 граммлы ипи кисәгенең кадере турында сөйләде.
Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә багышланган "Жертвы блокады Ленинграда", - дип исемләнгән тарихи сәгаь үткәрелде. Китапханәче Ленинград блокадасын кичергән халкыбызның батырлыгы турында сөйләде. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. 900 көнгә якын барган Ленинград камалышында 630 мең кешенең гомере өзелгән. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!
Алар миллионлаган гаепсез кешеләрне юк итү символлары. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар-Холокост корбаннарына искә алу көне. Ерткыч сәяси корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. 25 гыйнварда Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул Холокост? " дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Укучылар Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар.
1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага быел 81 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Ленинград блокадасы – онытылмас тарих” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды. Блокадалыларның икмәк нормасы һәм кешеләргә ач үлем белән үлмәскә ярдәм иткән "Тормыш юлы" турында презентация күрсәтелде. Шулай ук “Блокадалы Ленинград битләре” дип исемләнгән күргәзмә куелды.
Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде.
Террорчылык гамәлләре күпләп кеше корбаннары китерә, матди, рухи кыйммәтләрне җимерә, дәүләтләр, халыклар арасында дошманлык чәчә һәм сугышлар китереп чыгара. Шушы проблемаларны булдырмау максатыннан, Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә «Терроризм проблема века» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балалар “терроризм" төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чарада катнашучылар әлеге әңгәмәдә толерантлык, шәфкатьлелек, Ватанга хөрмәт тәрбияләү һәм иң мөһиме – террорчылык проблемасын булдырмауны аңладылар.
27 гыйнвар көне Халыкара Холокост корбаннары көне буларак һәр елны билгеләнеп үтелә. Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Китапханәдә клуб белән берлектә «Холокост корбаннары » дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче чарада катнашучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр һәм үлем лагерьларының чәнечкеле тимер чыбыгы артында фашистларның коточкыч явызлыклары турында сөйләде. Китапханәдә шул вакыйгага багышланган күргәзмә эшләнде.
Агымдагы елның 25 гыйнварында Байлар Сабасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 1 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җаббаров Алмаз Фоат улы, Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы, Вәлиуллин Айдар Илдар улы җитәкчелегендә 19 бала катнашты.
Ел саен 27 гыйнварда бөтен дөньяда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә, бу көнне Кызыл Армия солдатлары Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итә. 2006 елдан, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән, әлеге көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде. Бу егерменче гасырның иң танылган фаҗигаләренең берсе - бөтен милләтләрне шул исәптән ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны тулысынча юк итәргә омтылу.