Ул татар әдәбиятында үзенең шигырьләре, әкиятләре һәм әсәрләре белән танылган бөек шәхес. Тукай татар теле һәм әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясый, аның иҗаты күп буыннарны рухландыруын дәвам итә. Кыска гына гомер яшәп, Г. Тукай гаять зур мирас калдыра, аның иҗаты табигатькә, туган телгә, туган якка мәхәббәт темаларын колачлый.
2025 елның 24 апреленнән алып 2025 елның 30 апреленә кадәр халык сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
«Җиңү бакчасы» акциясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мөһим вакыйгага әверелде. Ул фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә, тынычлык һәм бердәмлекнең әһәмиятен искә төшерә.
Югары Кибәхуҗа авылы китапхәнәсендә «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче балаларга Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, балалар өчен бик күп әкиятләр, шигырьләр язганлыгы турында сөйләде. Аның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен белмәүче кеше юктыр. Чара барышында балалар Г. Тукайның әсәрләрен укып, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Ел саен 19 апрельдә бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкын геноцидлау истәлегенә Бердәм гамәлләр көне үткәрелә. Әлеге тарихи көн уңаеннан, язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында, Иске Җөри гомум белем бирү мәктәбендә «Без срока давности» дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрелде. Чарада көннең максатлары һәм бурычлары, Бөек Ватан сугышы елларында тыныч халык фаҗигасе, геноцид корбаннары, нацистлар җинаятьләре, совет халкының кешелек тарихындагы иң катгый сугышта җиңүенең әһәмияте, «геноцид», «нацистлар» төшенчәләре турында тарих укытучысы чыгыш ясады.
Шул уңайдан, 21 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Тукай шигырьләрен оста итеп башкаручы укучылар барланды.
Әлеге чара балаларны татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына, аларның игътибарын татар шигърияте дөньясына җәлеп итүгә юнәлтелгән иде. Сайлап алу турында катнашучылар сәнгатьле уку осталыгын һәм үзләрен образда тота белүләрен күрсәттеләр. Тукаебыз иҗатыннан яттан шигырь сөйләүче балаларның күп булуы сөендерә.
Быел урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе уза, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Россиядә, Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елын уздыруга багышлана. Акциянең төп максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кешенең истәлегенә 27 миллион агач утырту. Шулай ук, акция сугыш елларында һәлак булган совет кешеләренең хәтерен саклауга һәм махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә юнәлдерелгән.
Безнең район данын Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Теләче урта мәктәпләре укучыларыннан торган команда яклады. Олы Мишә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл олимпиада призеры булды! Укытучысы Сәхәбиева Люция Заһит кызы. Котлыйбыз!
19 апрельдә Россиядә Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкы геноциды корбаннары истәлегенә багышланган «Бердәм гамәлләр көне» Бөтенроссия акциясе уза. Бердәм гамәлләр көне - тарихи дөреслекне саклау һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймау мөһимлеген искә төшерү.
19 нчы апрель көнне Урта Мишә авылы клубында районыбызның танылган шагыйрәсе, «Теләче» газетасының актив хәбәрчесе Дамира Миннебаеваның «Язсын иде туган җирләремдә үткәрергә гомер көзләрем» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды. Чарада аның туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре, укучылары һәм сыйныфташлары катнашты. Кичә юбилярның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Котлаулар белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Яруллин, шулай ук Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин чыгыш ясады.