27 гыйнвар илебез тарихында мөһим дата — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.
Ленинград шәһәре халкының батырлыгы какшамас ихтыяр үрнәге булды. 872 көн дәвам иткән тарих 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград-Новгород операциясе барышында тәмамлана.
Әлеге истәлекле дата алдыннан тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре мәктәп активлары белән берлектә «Өмет чаткысы»интерактив материалын кулланып, тематик класс сәгатләре үткәрделәр. Шулай ук алар «Йөрәктән – йөрәккә» һәм «Хәтер тасмасы» акцияләрендә катнаштылар, анда балалар геройларны һәм Ленинград халкы тарихын искә алдылар.
1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелгән көн һәм Хлолокост корбаннарын искә алу көне. Бу тарихи датага Алан авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Патриотик чара бер минут тынлык белән тәмамланды.
Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. 1933-1945 елларда Европаның 60 процент еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. 28 январь көнне Шәтке авылы китапанәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Холокост: язмышлар тарихы" дигән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәби басмалар концлагерның тормышын һәм аның яшәешен тасвирлый.Мәдәният хезмәткәрләре Шәтке урта мәктәбе белән берлектә “Ак – кара дөнья: фотолар буенча тәрбия” исемле түгәрәк өстәл үткәрделәр.
В этот день весь цивилизованный мир склоняет голову перед жертвами варварских акций нацистов, ставших трагическим прологом Холокоста. В связи с этим 28 января работники культуры села Максабаш провели тематический час на тему «Фаҗига кабатланырга тиеш түгел». Они познакомили ребят с основными понятиями, связанными с трагедией Холокоста. Рассказали о многочисленных жертвах фашизма, о жестоком истреблении еврейского народа, которых массово уничтожали в лагерях смерти.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Ватанны Саклаучыларга багышлангаан “2025-Ватанны саклаучылар елы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмә белән танышкан һәркем үз иле өчен горурланып, шулай ук Ватанны саклауның мөһимлеге һәм аның дөньядагы тарихи роле турында белә алачак. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, яңа басмалар белән тулыландырылачак һәм яңартылачак.
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы — иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә «Мәңгелек халык хәтерендә буйсынмас Ленинград» дип исемләнгән тарихи сәгат үткәрелде. Чарага куелган күргәзмә укучыларда зур тәэсир калдырды. Аннары чара «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясе белән дәвам итте.
2025 елның 27 гыйнварында Баландыш төп мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен «Укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе» дигән темага очрашу уздырылды.
26 гыйнварында Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Холокостны искә алу» темасына патриотик сәгать үткәрелде.
Нәкъ менә шушы көнне 1945 елда совет гаскәрләре Освенцимның иң коточкыч нацист концлагеры тоткыннарын азат итә, анда ул яшәгән вакытта төрле бәяләүләр буенча 1,5 дән 4 миллионга кадәр кеше һәлак булган.
27 гыйнварда Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһим истәлекле даталарның берсе-Совет гаскәрләре тарафыннан Ленинградны немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Ул 872 көн дәвам итә. Әлеге тарихи көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Ленинград блокадасы... Ул еллар һич онытылмас" дигән батырлык дәресе үткәрелде...
Чара авыл мәдәният йортында узды, анда җирлек халкы җыелды. Җыелышта муниципаль район башлыгы А.Г. Фәтхуллин һәм районның башка җитәкчеләре катнашты. Хисап доклады белән авыл җирлеге башлыгы Ф.Г. Кадыйров чыгыш ясады. Ул 2024 елда җирлекнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде һәм алдагы 2025 елга бурычлар билгеләде. Без мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар елына күргәзмәләр оештырдык.