ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2025 ел
җомга

Бөтенроссия эколятлар көне уңаеннан 24 апрель көнне өстәмә белем бирү педагогы Хәмидуллина Фирүзә Зөфәр кызы Олы Мишә урта мәктәбе базасында, “Эколята” түгәрәгенә йөрүче укучылар, аларның ата-аналарын һәм педагогларны табигатьне саклау эшенә берләштергән традицион экологик акция үткәрде.

23 апрель көнне Балалар иҗаты үзәгендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булачакбыз» дигән традицион фәнни-гамәли конференциянең төп өлеше узды. Конференция 6 юнәлеш буенча уздырылды. Төп өлеш өч номинация буенча уздырылды: «Эх дорожка фронтовая», «Войной изломленное детство», һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм вакыйгаларга багышланган автор шигыре номинациясе. Читтән торып катнашу этабы: «Фронтовиклар поэзиясе» номинациясен, «Герой гаиләсе» темасына эссе һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен геройларга һәм МХОда катнашучыларга багышланган чаралар сценарийлары конкурсын үз эченә алды.

Бүген өстәмә белем бирү педагогы Белоусова Наталья Анатольевна хезмәттәшләре өчен «Совушка» брелогы ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Брелок тулысынча бәздән ясала, аңа төймә декоры һәм брелок өчен беркетү өстәлә. Аны брелок, уенчык яки энә савыты рәвешендә кулланырга мөмкин.

23 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Туган илендә чишмә чисталыгы кебек эчкерсез шагыйрәләр бар...» дип исемләнгән очрашу булып узды. Бу очрашуда әлеге җирлектә гомер итеп, шушы авылда хезмәт куючы Дамира Рамил кызы урта мәктәп укучыларына үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты. Табигать турында гаҗәеп, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр язучы Дамира гаилә һәм аналарга хөрмәт йөзеннән дә бик күп шигырьләр иҗат итә. Чарада катнашучылар Дамираның шигырьләрен укыдылар, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына төгәл җаваплар алдылар.

Элек-электән йолдызлар кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Бик күп тикшеренүчеләр үз гомерләрен чиксез, караңгы тирәнлекләрне өйрәнүгә багышладылар.                  


26
апрель, 2025 ел
шимбә

26 апрельдә татар халкы бөек шагыйрь Габдулла Тукайга 139 ел тулуны билгеләп үтә. Республикада Тукай туган көн -туган тел көне дип игълан ителде.
Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә  “Тукай- сүнмәс йолдыз ул” дигән кичә узды. Укучылар бөек шагыйрьнең әсәрләрен сәйләделәр һәм “Тукайлы балачак” кинофильмын карадылар.

25 апрель көнне Саба муниципаль районының Иске Икшермә авылында Икшермә урта мәктәбен 1979 елда тәмамлаган Миңнебаев Рамил Рәфыйк улы призына 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча районара турнир узды.  Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем егетләр катнашты һәм призлы урыннарга лаек булдылар: 36 кг- Хайретдинов Г.- 2 урын, 55 кг- Сафин Б.- 2 урын,  80 кг- Тимербаев  К.- 1 урын. Котлыйбыз!


25
апрель, 2025 ел
җомга

Үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышы елларында нацист җинаятьләре корбаннары турында тарихи хәтерне саклау максатыннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Без срока давности» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Әңгәмә вакытында балалар «геноцид» сүзе төшенчәсе белән таныштылар, сугыш чорында СССРның халкына кагылган фаҗигасе турында белделәр.

24 нче апрельдә  Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы уздырды. Әлеге «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасында Баландыш төп  мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Саруханян Милена  катнашып 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

22 апрель көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Авылча кич утыру» дип исемләнгән сәяхәт үткәрелде. Чара барышында балалар татар халкының фольклоры, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Катнашучылар бабайлары һәм әбиләренең авылда кичәләрне гармун, җыр һәм биюләр белән оештырулары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International