ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2025 ел
шимбә

Китапханәче балаларны шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Кечкенә дуслар шагыйрьнең матур шигырьләрен яттан укыдылар, җырлар җырладылар. Шулай ук, Тукайның балалар өчен язылган китапларын да зур кызыксыну белән карадылар. Балалар Габдулла Тукайның авырлыкларны җиңеп, киләчәк буыннар өчен әһәмиятле мирас калдырганын белделәр.                                                                  Мондый чаралар балаларның Габдулла Тукай иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтеп кенә калмый, укуга һәм әдәбиятка мәхәббәтен үстерә, шулай ук туган телгә хөрмәт уята.

Бу бәйрәм якынлашкан саен, Тукай безгә тагын да якыная, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак булып күренә. Тукай биографиясе - дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Г. Тукай үлгәндә аңа нибары егерме җиде яшь кенә була. Аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан 25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Тугры Тукай - татарның онытылмас улы!» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.

Чисталык – безнең эшләрнең бик аз өлеше, алар ярдәмендә без тыныч күк хакына гомерләрен биргән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Бу барлык ветераннарга һәм һәлак булган сугышчыларга хөрмәт. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коры үләннәрне җыештыру, һәлак булган сугышчыларның каберләрен карау һәм обелискларны торгызу — Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклауда мөһим адымнар.                                                              Мәдәният хезмәткәрләре мондый чараларда катнашып, мирас һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгырту үрнәге күрсәтәләр. Мондый гамәлләр һәйкәлләрне яхшы хәлдә саклап кына калмый, буыннар арасындагы элемтәне ныгыта, тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияли.


2
май, 2025 ел
җомга

26 апрельдә Татарстанда традиция буенча татар халкының иң бөек шагыйре һәм язучыларының берсе булган татар поэзиясе классигы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр. Аның иҗаты татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә сизелерлек йогынты ясый.                                    

Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. «Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…» – дип язган шагыйрь.                                    

23 апрель көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге игелекле акциягә кушылдылар. Яшь буын сугыш геройларын истә тотсын өчен, авыл халкы белән бергәлектә агачлар утыртылды. Әлеге акциядә катнашкан һәр кеше үз хезмәте белән Ватанны саклаучыларга рәхмәтен белдерә алды.

Шул уңайдан Әбде авылы китапханәсендә «Бөек могҗиза - китап!» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара башында балалар Бөтендөнья китап көненең барлыкка килү тарихы, кешелекнең уникаль белем чыганагына - һәрвакыт фикер йөртергә өйрәтә торган, кешенең әхлакый сыйфатларын тәрбияли торган, эчке дөньясын үстерергә ярдәм итә торган китапка нинди зур әһәмият бирүе турында белделәр. Китап - һәр кешенең тормышында гына түгел, гомумән, бөтен кешелек дөньясында да төп роль уйный. Бер генә булса да китап укыган һәркем китапның төп роле белән тулысынча килешәчәк. Чара ахырында балалар «Яраткан геройлар» интерактив уенында актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Акция Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, әлеге акция барышында бөтен Россия буенча активистлар агач үсентеләре утырталар. Алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион солдатның батырлыгын искә төшерәчәк. Һәр яңа үсенте киләчәккә бер адым, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән үстерелә.   

Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.  Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Әкиятне тыңларга һәм укырга яратучылар - балалар.  Шуны истә тотып,  23 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  башлангыч сыйныф укучылары белән  «Әкиятләр укырга яратабыз» дип  исемләнгән  әкиятләр  укуны оештырдылар.

Хәзер өлкән буын заманча компьютерларда һәм телефоннарда эшләү күнекмәләрен актив үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә.                                                                                              Әлеге дәрестә катнашучылар компьютерда эшләү нигезләре белән таныштылар, интернеттан файдалану күнекмәләрен, шулай ук көндәлек бурычларны җиңеләйтә торган төрле программалар һәм кушымталар турында белделәр. Мондый курслар өлкән буынга яңа технологияләргә җайлашырга гына түгел, ә аларның аралашу һәм мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтеп, тормыш сыйфатын яхшыртырга да ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International