ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Йөрәк җылыларыбызны кушып, изге теләкләр теләп җәеп, кискән токмачлар безне яклаучы егетләребезгә исән - сау барып җитеп, догалы ризыклар тәннәренә сихәт, йөрәкләренә дәрт, Җиңүгә ышаныч өстәсен иде диләр токмач кисүдә катнашкан апалар.

Чарада Виктор Некрасовның «Сталинград окопларында», Сергей Алексеевның «Сталинград астында Җиңү» һәм «Утыз өч баһадир» әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Чын геройлар истәлеген истә тоту һәм хөрмәт итү мөһим. Китапханә акциядә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

Әлеге кыска гына сүзләрне ишеткәч, күңелне курку хисе биләп ала, йөрәк сыкрап куя. Без, яшь буын, әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсен, бәлки, аңлап та бетермибездер. Ә ерак әби-бабаларыбыз – әлеге афәтне үз күзләре белән күреп, үз җилкәләрендә татыган шәхесләр. Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыннан әле дә кан саркып тора.

Айдар авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» VIII Бөтенроссия акциясенә кушылды. Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә.


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

200 көн һәм төн — 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр - Сталинград сугышы дәвам итә, 1943 елның 2 февралендә 16 сәгатьтә тәмамлана. Сталинград - бөек батырлык символына әверелгән шәһәр кешелек хәтерендә гасырлар буена калачак. Бу көнгә китапханәдә «Син нык тордың, Бөек Сталинград» күргәзмәсе җәелдерелгән, китапханәче укучыларга Сталинград өчен сугыш, совет солдатларының батырлыгы, команда составы, гади солдатларның, шәфкать туташларының һәм хәтта балаларның батырлыклары турында сөйләде.

Әдәбият сөючеләр матур әдәбият дөньясына чумды: укучылар слайдлар ярдәмендә язучыларның әсәрләре турында сөйләде, шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан укыдылар. Кичә барышында алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Эльмира Шәрифуллина, Хәкимҗан Халиков, Галимҗан Гыйльманов кебек язучылар һәм шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Алар шигырьләр тыңладылар, язучылар турындагы фикерләре белән уртаклашачак.

Илебез тарихында алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган даталар бар. Аларның берсе-Сталинград сугышы, кешелек тарихындагы иң дәһшәтлесе, ул 200 көн һәм төн дәвам итә. Чарада катнашучылар сугыш елларының тарихи фактлары белән якыннан таныштылар, «Сталинград өчен сугыш» презентациясе ярдәмендә ерак сугыш чоры вакыйгаларын үз күзләре белән күрделәр.  Алар өчен, атаклы «Павлов йорты» сакчылары турындагы хикәя каһарманлык һәм батырлык үрнәге булды. Шулай ук, яшьләр белән татар әдәбиятының илебездәге хәлиткеч вакыйгаларга дан җырлаган әсәрләрен укып, фикер алыштык.Чара ахырында һәрбер бала үзенең фикерен белдерде.

Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре "Синең батырлык мәңгелек Сталинград" дигән темага патриотик сәгать үткәрделәр.
 Балалар Сталинград сугышының әһәмиятле чорлары, аның тарихи әһәмияте, ул дәһшәтле елларның истәлеге, Сталинградны саклаучыларның бөек батырлыклары турында белделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “IV Сәнгать аша –яшеллек иленә” республикакүләм бәйге игълан ителгән иде.
Шушы бәйгедә безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбиячеләр дә катнашты һәм Минһаҗева Г.Р., Хуҗина Р.Г. 2 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар, коллегаларыбызны котлыйбыз!

2нче февральдә илебез Россиянең иң мөһим хәрби дан көнен — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 82 ел тулуны билгеләп үтә. Сталинград сугышы-совет сугышчыларының патриотизмы һәм массакүләм батырлыгы турында иң ачык дәлилләрнең берсе. Сталинград-герой шәһәр, батыр һәм кыю кешеләр шәһәре. Шуңа күрә сугыш турындагы хәтер кешеләрнең күңелләрендә мәңгегә сакланып калды. Сталинградны саклаучыларның батырлыгы тарих битләрендә мәңге балкып торачак. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа  авыл китапханәсендә,  “ Дәһшәтле Сталинград сугышы” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты үз илеңнең тарихын яхшырак белергә ярдәм итү һәм Җирдә тынычлык яулаган кешеләргә мәңге рәхмәтле булу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International