ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

5 гыйнварда Шәмәрдән авылында яшь футболчылар командасы Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең 2014-2015 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча ачык Яңа ел турнирында катнашты. Турнирда 15 команда катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 2 урынны алдылар.

Авыл  халкы гыйнвар каникулларында китапханәләргә бәйрәм чараларына чакырылды. Бәйрәм көннәре артта калды, инде йомгак ясар вакыт та җитте. 2025 елда китапханәгә беренче булып кем килде соң? Китапханәнең беренче укучысы Айзат Гайнетдинов булды.  Аны күңелле сюрприз: китапханә хезмәткәреннән котлау, кечкенә генә бүләк һәм истәлеккә матур фото көтә иде.


8
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бу бәйрәмне шулай ук балалар да, олылыар да сагынып котеп алалар. Бу көнне иртәнге якта балалар словатлар әйтеп, өйдән-ойгә кереп акча җыеп йөрсәләр, кич белән олылар, авыл яшьләре үзләрен танымаслык итеп киенеп ипи җыярга чыгалар. Һәрбер өй хуҗасы киенеп кергән нардуганчыларны пешкән тәм-томнар белән сыйлап чыгара. Өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп чыгып китәләр.  

3 гыйнвар Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында “Тылсымлы яңа ел” дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме үтте. Күңелле уеннар, Кыш Бабай күчтәнәче һәм лотерея уеннары балалар күңеленә хуш килде.

Китапханәче һәм клуб мөдире террорчылыкны үстерү проблемасы, дөньяда террорчылыкның массакүләм таралуы, аның төп юнәлешләре, террорчылыкка каршы көрәшнең барлыкка килү тарихы һәм ысуллары турында сөйләделәр. Шулай ук куркыныч янаган вакытта саклану чараларын аңлаттылар. Очрашу кысаларында балаларны җәмгыять проблемалары, террорчылыкны кисәтү, яшьләрнең экстремизм һәм террорчылык турында күзаллауларын киңәйтү, иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру, бер-берсенә карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү турында фотографияләр һәм язмалар күргәзмәсе күрсәтелде.

Баландыш авыл китапханәсе авыл җирлеге һәм мәдәният йорты белән берлектә «Кыш бабайда кунакта» дигән балалар елкасы үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачып ял иттеләр, уйнадылар, биеделәр, жырладылар, күп итеп бүләкләр жыйдылар. Бәйрәм бик күңелле рухта узды.

Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Һәр елны без ул бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтәбез. Еш кына ул могҗизалар тормышка да аша. 7 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  балалар өчен Яңа ел лотереясы уйнаттылар. Бу чара « Бәхет кемгә елмая» дип исемләнде. Балаларга 170 лотерея ясалды. Кемгә энә, кемгә дөя инде. Барлык билетлар да отышлы булганлыктан, чыккан бүләкләргә һәрберсе канәгать булдылар.

Чыршылар алып кайтабыз төрле уенчыклар, гирляндалар белән бизибез.  Бүген, 6 гыйнвар көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Төкле аягың белән Яңа ел» дигән мәдәни чара үткәрделәр. Бу музыкаль чарага махсус кунак  Пиратта килгән иде.  Кичә төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Барлык балалар да төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да Яңа ел белән котладылар һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Яңа ел чарасы җылы һәм дустанә атмосферада узды.  

Каникул көннәрендә, 4 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәчесе урта сыйныф укучылары өчен «Яшәгән ди, булган ди, Әкият...» дип исемләнгән әдәби-уен сәяхәте оештырды. Балалар иксез-чиксез халык әкиятләре иленә сәяхәт кылдылар һәм һәр әкиятнең нәрсә турындадыр уйланырга мәҗбүр итүен, намуслы, хезмәт сөючән, кыю һәм бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтүен аңладылар.

Кыш-могҗизалар чоры, ә Яңа ел – иң тылсымлы һәм әкият бәйрәме, аны һәркем могҗизага өметләнеп көтә. Яңа ел каникуллары вакытында, 5 гыйнвар көнне Айдар авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә саф һавада «Күңел ач, уйна, китапны да онытма!» дип исемләнгән кышкы уеннар уздырды. Балалар рәхәтләнеп кышкы уеннар уйнадылар, конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар. Катнашучылар үзләрен оста һәм җитез итеп күрсәттеләр. Чара азагында барысы да кызып-кызып карда яшерелгән хәзинәне эзләделәр. Бу уенда җиңүчеләр һәм оттыручылар булмады-барысы да призлар алды. Балаларга ачык һавада хәрәкәтләнүче уеннар бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International