5 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә балалар өчен «Кышкы әкиятләр юллары буйлап» дигән тема белән әдәби сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар конкурсларда актив булып, кышкы табышмакларны чиштеләр, укылган өзекләрдәге әкият геройларын белделәр.
Балалар өчен төрле куңелле уеннар оештырылды, ә соңрак алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. Кичә ахырында барлык балаларга да яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Кыш - ул искиткеч ап-ак табигать күренешләре, бәйрәмнәре, озын каникуллары белән истә кала. Каникул ялларын авыл китапханәсендә дә кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга мөмкин. Бу көнне оештырылган чарада балалар төрле уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, җырладылар, биеделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга каникул вакытында иң яхшы дус китап икәнен онытмаска өндәде, укырга балаларга китаплар тәкъдим ителде.
Балаларны «Кәеф өчен кышкы уку» дигән матур Яңа ел күргәзмәсе каршы алды, укылган яраткан кышкы әкиятләр, нинди персонажлар ошавы турында фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашуның икенче өлешендә балалар зәңгәр экранда әкиятләр дөньясына чумдылар һәм бертуган Гриммнарның "Госпожа Метелица" һәм рус халык әкиятләрен «Морозко и Снегурочка» карадылар.
8 гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бик кызыклы викторина үткәрелде. Анда мультфильм геройларын белергә һәм белгән өчен 10 балл алырга кирәк иде. Балалар бик мавыгып мультфильмдагы геройларны белделәр. Викторина ахырында җиңүче татлы приз алды.
8 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә укучылар игътибарына күренекле рус язучысы М.Е. Салтыков - Щедринның тууына 200 ел тулуга багышланган «Писатель многосторонней силы» дигән презентация күрсәтелде. Михаил Евграфович-әсәрләре белән рус мәдәнияте тарихында аерым урын алып торган классикларның берсе. Аның иҗаты сатира үткенлеге һәм социаль проблемаларны тирән аңлавы белән аерылып тора. Презентация кысаларында язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар, шулай ук аның иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар Салтыков-Щедринның сатирик образларын тудыруы, үз әсәрләрендә нинди темалар күтәрүе һәм аларның шул чор чынбарлыгын ничек чагылдыруы турында белделәр. Презентация китапханәгә килүчеләрдә кызыксыну уятты. Алар язучының әсәрләре турында фикер алышуда катнаштылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
7 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә актуаль тема-терроризмга каршы көрәшүгә багышланган «Без террорсыз дөнья өчен» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды.
6 гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә 3 - 6 класс укучылары өчен «Кышкы кәеф китап белән» дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар кышкы каникулларны онытылмаслык итә торган китаплар белән таныштылар. Китапларны кычкырып укулар, укучыларга вакытны күңелле уздырырга гына түгел, ә китаплар дөньясыннан күп кенә яңа һәм файдалы нәрсәләр белергә һәм яңа әдәби геройлар белән танышырга мөмкинлек бирде. Чара азагында нәни укучыларга бүләкләр тапшырылды.
3 гыйнвар көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе үзенең яшь укучыларын «Кышкы калейдоскоп» исемле уен программасына чакырды. Кунаклар Яңа ел викторинасы, кышкы табышмаклар, кроссвордларны чиштеләр, Яңа ел тематикасына бәйле әкиятләр һәм шигырьләрне укыдылар. Шулай ук китапханәдә куелган "Кышкы могҗизалы әкиятләр" дип исемләнгән мавыктыргыч китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды
Шул чишмәнең суы беркайчан саекмасын, кипмәсен, ә аннан рухый байлык, аң-белем алырга теләүчеләр саны бары тик артсын дигән теләктә Олы Мишә авылы китапханәсе 2025 елда үзенең беренче китап укучыларын каршы алды. Яшь китап укучылар Яңа ел китап карноваленда әкиятләр белән таныштылар. Кыш-китап уку өчен иң уңайлы вакыт, килегез, көтәбез.