Ел саен, гыйнвар башында, барлык китапханәләрдә дә укучыларны яңадан теркәү башлана, аларны яңа елның беренче эш көннәрендә китапханәчеләр һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Гыйнварның беренче көннәрендә Казаклар авыл китапханәдә «Китапханәгә беренче булып языл» акциясе узды, ул китапханәгә укучыларны җәлеп итүнең бер төре булып тора. Чарага «Китап укысаң күңел агара» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Чара барышында һәр катнашучы башка укучыларга китапханә фондыннан китап алырга тәкъдим итте. Китапны тәгъдим итү өчен үзенең яраткан китабын, авторын һәм анын эчтәлеге турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләргә кирәк иде. Иң беренче булып “Алиш әкиятләре” дигән әкият китабын китапханәче тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән китапларны балалар бик кызыксынып өйләренә укырга алдылар.
11 нче гыйнвар көнне 6-9 нчы сыйныф укучылары район үзәгендә чаңгы сезоны ачылу чарасында катнаштылар. Чаңгы ярышында 6 нчы сыйныф укучысы Галимова Зәринә 3 нче, 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибрахим 1 нче урынны яуладылар.
7 гыйнварда Шәмәрдән авылында өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров җитәкчелегендәге футболчылар командасы 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең ачык Яңа ел турнирында катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 1 урынны алдылар.
10 нчы гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә бадминтон буенча Яңа елга багышланган «Раштуа турниры» узды. Биредә укучылар бадминтон уенында үзләренең көчләрен сынадылар hәм араларында иң оста уйнаучыларны ачыкладылар. Бәйгегә тагы да ямь өстәп, Кыш бабай белән Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевәли улы килде. Алар укучыларга тәмле кучтәнәчләр өләшеп, җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырдылар.
8 гыйнварда Шәмәрдән авылында өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров җитәкчелегендәге футболчылар командасы 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең ачык Яңа ел турнирында катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 3 урынны алдылар.
Ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 8 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Без кайсы әкияттән?”- дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Балалар үзләренең төрле әкият геройларын белүләрен күрсәттеләр һәм китаптан аерылмаска сүз бирделәр. “Тылсымлы кышкы әкиятләр” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.
Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәк. 2025 елны - Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү карарының үз максаты бар - бөтен дөньяга нацизмга каршы берләшергә һәм тарихи дөреслекне якларга чакыру.
Татар мәдәнияте, әдәбияты, татар халкының иҗтимагый фикере үсеше тарихында тирән эз калдырган шәхес, шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 116 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Фатих Кәрим – үлемсез шагыйрь”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу датаны искә алып балалар язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар, биографиясе белән таныштылар.
Кышкы табигать балаларда да һәрвакыт әкияти кәеф уята. Балалар кышкы табигатьне төрле халәтләрдә һәм төрле сурәтләү һәм сәнгатьле чаралар белән сурәтләделәр. Ләкин бигрәк тә, безнең карашка, без кышкы кәефнең гүзәллеген салкын төсләр һәм аларның төсмерләре белән чагылдыра алдык. Нәтиҗәдә, балаларның кызыклы һәм искиткеч рәсемнәре барлыкка килде.