ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бәйрәмне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре барлык иҗади фантазияләрен эшкә җигеп, балалар өчен кызыклы үткәрергә тырышалар. 4 гыйнвар көнне  мәдәният йортында балалар өчен "Балачакның күңелле мизгелләре" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып узды.  Балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп күңел ачтылар. Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

Шул уңайдан, Яңа ел каникуллары вакытында Теләче балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары өчен «Белоснежка и семь гномов» әкияте күрсәтелде. Тамашачы булып килгән балалар әкият персонажларына сокланып карап утырдылар. Тиңдәшсез Мәкерле Сихерче, йомшак холыклы яратучан әти-Король, газап чигүче чибәр Принц, сөйләшә белүче Көзге, Пешекче белән Аучының кызыклы дуэты, һәм, әлбәттә, онытылмаслык һәм көлкеле Җиде гном - болар барысы да сиздермичә генә тамашачыны әлеге күренешнең эченә алып кереп китте һәм аларга Белоснежканың моный хәлдә калуына теләктәшлек күрсәтергә, аңа авыр ситуациядән чыгарга, ирек һәм мәхәббәт табарга ярдәм итәргә дә мәҗбүр итте.

Яшь китап укучылар, хайваннар дөньясы һәм табигать турында күбрәк белү өчен язучы-натуралист белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар.

Әкиятләрдә татарларның ата-бабалары тормышының үзенчәлекләрен, аларның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, туган җиргә, табигатькә мәхәббәтен, хезмәткә хөрмәт, намуслылык, игелек һәм кунакчыллыгын күрсәтелә. Моңа инаныр өчен, әкиятләрнең, җырларның уңай геройлары образларына, мәкальләргә һәм әйтемнәргә мөрәҗәгать итү җитә. 4 январь көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсе хезмәткәре татар халык әкиятләре буенча «Кар патшалыгында - салкын дәүләттә» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Балалар әкиятләрнең фольклорның бер төре булуын белделәр, кечкенәдән үк нинди әкиятләр белән таныш булуларын искә төшерделәр. Оештыручы катнашучыларга сораулар бирде, шуның белән аларның белемнәрен тикшерде.


7
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

5 гыйнварда Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән бергәлектә балалар өчен “Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән лотерея билетлары уйнатты. Барлык катнашучы балаларга да отышлы лотерея билетлары өләшенде. Барысын да бәхет хәл итте! Балаларга призларын көтү һәм интрига шулкадәр ошады, хәтта үз бүләкләрен алгач та, дуслары өчен җан аттылар!

Чара барышында әдәби викторина үткәрелелеп, алар әдәби геройларның исемнәрен ачыкладылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, чарадан бик канәгать калдылар.

4 январь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында фетрдан китап кыстыргычлары ясау буенча "Китап дуслары" исемле мастер-класс булып узды. Китап дөньясы никадәр генә мавыктыргыч булса да, әсәрне башыннан азагына кадәр берьюлы укып бетереп булмый. Көтмәгәндә телефон шалтыравы яки кунаклар килүе еш кына укуны иң кызыклы урынында туктатырга мәҗбүр итә. Мондый очракларда ярдәмгә китап кыстыргычлары килә. Фетр-уникаль тукыма: кырыйлары сүтелми, иҗат өчен гади һәм җайлы ясала. Фетрдан ясалган эшләнмәләр җиңел һәм кызыклы эшләнелә, аларга битараф калу мөмкин түгел. Мастер - классның максаты-катнашучыларның үз куллары белән фетрдан матур китап кыстыргычлары ясау, иҗади белем алуда яңа тәҗрибә туплау һәм китапханәдә файдалы вакыт үткәрү!

2 гыйнвар көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Уеннар, шаярулар, китаплар, җырлар -безне бергә җыялар» дип исемләнгән әдәби-күңел ачу уены оештырдылар. Китапханә белән узган кышкы каникуллар күңелле дә, мавыктыргыч та!

Әбде авыл китапханәчесе 2 гыйнвар көнне Яңа ел әкиятләре буенча «Сундучок Деда Мороза» исемле әдәби уен үткәрде. Чара башында балаларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Аннары балалар Яңа ел әкиятләре буенча викторинада катнаштылар, кыш турындагы билгеләр һәм мәкальләр белән таныштылар. Чара барышында «Яңа ел фантазияләре» исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар рәсемнәренең төп геройлары Яңа елның җанланган символлары: Кыш бабай, кар бабайлары, шулай ук төрле төстәге муенсалар һәм уенчыклар белән бизәлгән яшел чыршы булды.

Бәйрәм кәефен күтәрү өчен һәм «Каникуллар китапханә белән» программасы кысаларында Шармыш авыл китапханәчесе 1 гыйнвар көнне яшь укучыларны «Новогодние минутки – сказки, игры, прибаутки» исемле күңел ачу программасында катнашырга чакырды. Чарада катнашучылар төрле конкурсларда катнаштылар. Аннары балалар Кар кызы һәм Кыш бабай үткәргән «Кышкы карусель» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел һәм кыш турындагы табышмакларны чиштеләр. Моннан тыш, чарада катнашучылар «Новый год похож на сказку» күргәзмәсе белән таныштылар.


6
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балаларны бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International