ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Бу очрашуда Равил гуманитар ярдәм күрсәткән район, авыл халкына һәм барлык җитәкчеләр белән беррәттән китапханәбез каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Үз хезмәте турында бик аз сөйләүче хәрбиебез “Без тиздән җиңү белән кайтачакбыз”, - дип күңелебезгә җылы салды. Равил– авылыбыз герое, без аның белән горурланабыз! Барлык егетләребезнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, Равилне кабат хезмәткә озаттык.

Балаларга бәйрәм бүләк иткән Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен башкаручыларга зур рәхмәт! Яңа ел барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар алып килсен! Дөньялар тыныч булсын!

Бәйрәмдә балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, костюмнар парады булды, балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште.

Балалар Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүчеләр, төрле җәнлек киеменнән киенеп килүче балалар бүләкләнде.

5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Яшел чыршы дусларын җыя” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын.

Җиргә кар патшасы төшә һәм әйләнә тирә дөнья әкиятне хәтерләтә. Бу ел фасылы вакытында барысы да искитекеч матур! Хәттә кышның салкыннары да яхшы, чөнки нәкъ менә алар туган йортларының җылысын, рәхәтлеген яратырга һәм кадерен белергә өйрәтәләр. Ә кышкы куңел ачулар ни генә тора? Елның бу вакытында табигатьне тасвирлау — чын ләззәт. 4 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә балалар өчен «Исәнме кыш!» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар.

Һәр кулланучының беренче булу мөмкинлеге бар иде. Моның өчен китапханәгә килеп, яраткан китабыңны, призыңны һәм кышкы салкын кичтә укудан ләззәт алырга кирәк! Акциядә беренче катнашучыларны күңелле сюрприз белән сөендерделәр: китапханәчеләр котлавы, кечкенә бүләк һәм истәлеккә матур фото! Шулай ук кунаклар игътибарына «Барысы да Яңа ел турында» күргәзмәсе тәкъдим ителде, биредә укучылар Яңа ел тематикасы буенча төрле әдәбият белән таныштылар.

3 гыйнвар көнне  Иске Җөри модель  китапханәсендә танылган язучы, шагыйрә, журналист, рәссам, якташыбыз  Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан балалар  белән  “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәчеләр балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, яшьләребез язучының  туган як, туган як табигатенең гүзәллеген чагылдырган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Әлеге чара балаларга китап дөньясына чумарга мөмкинлек биргән мавыктыргыч программа. Чарада катнашучылар китап эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук китапханә киңлегендә ориентлаша белделәр. Библиокешинг Яңа ел күргәзмәсеннән табылырга тиешле табышмактан башланды. Төрле юнәлешләрне эзләп, балалар Кыш бабай белән бергә китап фонды буйлап сәяхәт иттеләр, кирәкле китап киштәсен, авторын таптылар. Утрауга килеп җиткәч төп хәзинәнең, үзләреннән бик күп кызыклы хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр укып була торган китаплар икәненә төшенделәр.

Бәйгедә катнашучылар үз рәсемнәрендә: Яңа ел чыршысы, Кар кызы, кышкы табигать күренеше, күңелле әкият персонажлары, балалар өчен булган кышкы уеннар һәм, әлбәттә, Яңа ел символы Еланны бик теләп сурәтләделәр. Шулай ук кыш фасылы турында табышмаклар чиштеләр һәм матур шигырьләр сөйләделәр. Балалар буяу карандашлары ярдәмендә кышның бөтен матурлыгын, ялтырап торган карны һәм хәтта каты салкынны да ясап күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International