ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 20 гыйнварында Теләче районының МБГУ «Кече Кибәхуҗа төп гөмуми белем бирү мәктәбе»ендә «Кар чанасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында кар чанасын куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.


20
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды.  Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлаттылар  һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Габдулла Тукай- татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. 17 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин.

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Алдангылар кайгыртучанлык белән» хәйрия акциясе узды, аның барышында үз кулларың белән песигә уенчык ясарга кирәк иде!

 Бүген без кече дусларыбызга кайгыртуның бер өлешен бүләк иттек!


17
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

    2026 елның 17 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елгы, 2014-2015 елгы һәм 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Күн туп – мәктәп футбол лигасы» футбол буенча Бөтенроссия ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда 12 команда катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга әлеге сүзнең нәрсә аңлатуын, коррупция барлыкка килүнең сәбәпләрен һәм аның белән көрәшү ысуллары турында сөйләделәр. Чарада укучылар ребуслар чиштеләр һәм коррупция темасына викторина сорауларына җавап бирделәр.  Шулай ук, «Ришвәт нәрсә ул?» һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» темаларына фикер алыштылар.

Чара азагында әңгәмәдә катнашучыларның һәммәсе дә коррупция – начар күренеш һәм законга каршы бара, шуңа күрә һәрвакыт гадел булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

16 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә Теләче районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашында күренекле татар мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган әдәби уку булып узды. Чара программасы бай һәм эчтәлекле булды. Чыгыш ясаучылар китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева аның тормыш юлы, үткәне һәм гыйльми  хезмәтләре белән таныштырса, методик һәм библиографик бүлек җитәкчесе Наилә Садыйкова тарихи китапларыннан өзекләр китереп аның иҗатына тукталды.

Тамбур чигүнең барлык нигезләрен белергә теләүчеләрне  китапханәче  китапханәгә җыйды. Ул аларга эш эзлеклелеген күрсәтте һәм тамбур чигүнең адымлы техникасын өйрәтте. Чара барышында "Милли стильдәге тамбурлы чигү" дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.


15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 нче елның 11 нче гыйнварыннан 14 нче гыйнварына кадәр Теләче муниципаль районы укучылары Иске Җөри урта мәктәбенең укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә инглиз теле буенча «Олимпка юл» дип исемләнгән республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.

Теләче үзәк китапханәсе #"ТукайныБергәләпУкыйбыз" республикакүләм проектына кушылды. 15 гыйнвар көнне Габдулла Тукайның “Ай һәм Кояш” шигыре укылды. Әйе, бергәләшеп Тукай шигырьләрен укуыбыз, "Туган тел" җыры белән тәмамлануы - туган телебезне һәм бай мәдәниятебезне саклауга булган тугрылыгыбызның ачык дәлиле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International