27 март – Халыкара театр көне. Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “27 март - Халыкара театр көне” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә әлеге истәлекле көн хакында искәртеп торган “Театрның тылсымлы дөньясы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгатебез тормышын яктыртып баручы “Сәхнә” журналы куелды. Китап укучыларга әлеге көн хакында мәгълүмат бирелде. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов, Роберт Галиев, Илнар Низамиев иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.
28 март көнне, “Батыр” спорт комплексында районыбызда кул көрәше (армрестлинг) спортына нигез салучы, Татарстан Республикасының Атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2010 - 2011 елларда туган кызлар һәм егетләр, 2012 - 2014 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында кул көрәше буенча район Беренчелеге үткәрелде.
28 март көнне Гаилә елы кысаларында "Батыр" спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче гаиләләр арасында "Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе!"дигән спорт бәйрәме булып узды.
27 март көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында балалар, олылар, гаилә психологы, нейропсихолог Зөлфия Гайнуллина белән очрашу булып узды. "Гаилә кыйммәтләре" дип исемләнгән әлеге очрашуда балалар, тормыш иптәше арасында килеп туган проблемалар, четерекле сораулар каралып, аларның чишелү юллары эзләнде. Җылы һәм күңелле барган әңгәмәдән һәркем канәгать калып, үзенә уйланыр һәм тормышын уңай якка үзгәртер өчен файдалы мәгълүмат алды дип ышанасы килә.
Бөтендөнья Театр көне уңаеннан, 27 мартта, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Киләчәк »район яшьләр үзәгенең яңа бинасында урнашкан район балалар китапханәсендә булдылар. Мөләем китапханәчеләр Закирова Л.М. һәм Фатихова Е. Г. тәрбияләнүчеләребезне җылы каршы алдылар.
Халыкара театр көне - сәхнә осталарының профессиональ бәйрәме генә түгел, ул миллионлаган тамашачыларның да бәйрәме. Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул.
27 март көнне Теләче “Батыр” спорткомплексында 2009 нчы елгы һәм кечерәк яшүсмер егетләр арасында “Зилант” кубогына көрәш буенча команда һәм шәхси беренчелек ярышлары булып узды. Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем көрәшче укучылар уңышлы чыгыш ясадылар.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә язгы каникул чорында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлегебез үз кулыбызда” дип исемләнгән уен-әңгәмә узды. Китапханәчеләр викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иленә» кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. Биредә алар сәламәтлек компонентлары белән таныштылар. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәген аңлаттылар. Чарада катнашучылар гигиена серләрен чиштеләр һәм сәламәтлек турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады.
26 март көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә язгы каникул чорында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлегебез үз кулыбызда” дип исемләнгән уен-әңгәмә узды. Китапханәчеләр викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иленә» кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр.