Татарстанда игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә 15 март көнне «Юные изобретатели» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Анда китапханәчеләр яшь укучыларны вакыт тарихы белән таныштырдылар, катнашучылар вакытны үлчәү приборлары турында белделәр, танылган уйлап табучылар Г.Галилей, А Попов, Т. Эдисон, А.Белл исемнәрен белделәр.
2024 елда әлеге вакыйга 25-31 мартка туры килә. Балалар китабы атналыгы - чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә балаларга "Снежная королева" әкияте буенча төшерелгән кино күрсәтелде. Әлеге чара фильм төшерү тарихы һәм актерлары белән танышудан башланды. Фильм яшь укучыларда зур кызыксыну уятты. Фильмны караганнан соң, барысы бергә Г. Х. Андерсенның укыган әсәре һәм фильмны чагыштырып фикер алыштылар. Ахырда балалар әкият буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.
26.03.2024 Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы “Россия Каһарманы Иван Алексеевич Додосов исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем БИРү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Педагог-психолог-2024» балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика күләм бәйгесенең зона этабы узды, анда республикабызның сигез районыннан педагог-психологлар катнашты.
Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Театр турында тулырак мәгълүмәтны Олы Нырсы китапханәсендә 25 марттан 29 мартка кадәр эшләүче күргәзмәдән танышырга була.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча “Татар халкының гореф гадәтләре һәм йолалары” дигән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Чара барышында татар халкының милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсе аңлаттылды. «Әбием сандыгы»ндагы бай мираслы киемнәр, чигүле сөлгеләр белән үзара фикер уртаклаштылар.
23 март көнне Алан авыл китапханәсендә, язгы каникуллар алдыннан балалар китабы атналыгы ачылу уңаеннан, "Китап - күңел байлыгы"дип исемләнгән уен –сәяхәт үткәрелде. Чара балаларда китапка карата кызыксыну уяту,бер-берсе белән аралашу, иҗади мөмкинлекләрен арттыру максатыннан чыгып оештырылды. Бу чарага яңа кайткан китаплардан күргәзмә эшләнде, аларны балалар бик теләп өйләренә укырга алдылар.
Әлеге юбилей уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә татар балалар журналы “Ялкын”ның беренче саны дөньяга чыгуга багышланган күргәзмә оештырылды һәм китап укучылар өчен экскурсия уздырылды. Журналда күбрәк яшүсмерләр тормышы, аларның кызыксынулары һәм проблемалары чагылдырыла. Яшьләрнең кумирлары турындагы материалларга һәм татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре белән интервьюларга зур урын бирелә. «Ялкын» журналының бай тарихы бар, кызыклы маҗаралар белән тулы, урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучыларына ял вакытларында укыр өчен искиткеч журнал булып тора.
22 мартта Балалар иҗат үзәгенең «Яшь эколог» түгәрәгенә йөрүче укучылар: Бурганова Альмира, Вәлиәхмәтова Самира, Габделхаева Разилә, Мөзаффарова Илнария, өстәмә белем бирү педагогы Габдуллина Р.Г. җитәкчелегендә, Академик Тәлгать Сираҗетдинов исемендәге II ачык фәнни-гамәли конференциядә катнашып призер булдылар.
26 мартта Балалар иҗаты үзәгендә, «Иҗади табышлар калейдоскобы» методик атнасы кысаларында, Гаилә елына багышланган, өстәмә белем бирү педагогларының, фотоколлажлары күргәзмәсе оештырылды.
Тарихи, мәдәни, милли һәм башка традицияләрне саклау, авылыбызның имиджын ныгыту, халыкта кече ватанга, халык традицияләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, ата-бабаларның тарихи үткәнен, хезмәт һәм сугышчан данын белү максатыннан мәктәп яшендәге балалар өчен Үзәк авылы китапханәсендә туган якны өйрәнү викторинасы узды. Балалар безнең авыл урамнарының ничек һәм кем хөрмәтенә аталуын белделәр. Шулай ук алар авылның танылган шәхесләре, хезмәт ветераннары, хәрбиләр һәм дәүләт эшлеклеләре турында сөйләүче тематик китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.