Әлеге юбилей уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә татар балалар журналы “Ялкын”ның беренче саны дөньяга чыгуга багышланган күргәзмә оештырылды һәм китап укучылар өчен экскурсия уздырылды. Журналда күбрәк яшүсмерләр тормышы, аларның кызыксынулары һәм проблемалары чагылдырыла. Яшьләрнең кумирлары турындагы материалларга һәм татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре белән интервьюларга зур урын бирелә. «Ялкын» журналының бай тарихы бар, кызыклы маҗаралар белән тулы, урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучыларына ял вакытларында укыр өчен искиткеч журнал булып тора.