Күп еллар рәттән язгы каникуллар вакытында китапханәләрдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы бара.

2024 елның 29 марты, җомга

23 март көнне Алан авыл китапханәсендә, язгы каникуллар алдыннан балалар китабы атналыгы ачылу уңаеннан, "Китап - күңел байлыгы"дип исемләнгән уен –сәяхәт үткәрелде. Чара балаларда китапка карата кызыксыну уяту,бер-берсе белән аралашу, иҗади мөмкинлекләрен арттыру максатыннан чыгып оештырылды. Бу чарага яңа кайткан китаплардан күргәзмә эшләнде, аларны балалар бик теләп өйләренә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International