"Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе!"

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

28 март көнне Гаилә елы кысаларында "Батыр"  спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче гаиләләр арасында "Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе!"дигән спорт бәйрәме булып узды. Бәйрәмне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы уздырды, физик үсеш тәрбиячесе Шакирова Г.И., тәрбияче Саетова Д.Р. алып барды.  Чара катнашучыларның сәламләү девизы белән башланды. Командаларга кызыклы һәм бик катлаулы эстафеталар тәкъдим ителде, анда алар спорт осталыкларын гына түгел, ә әкиятләр, җырлар, мәкальләр турында белемнәрен дә күрсәтеп  интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм бик «дулкынланып" чын күңедән аларга “көч”биреп тордылар. Спорт бәйрәме бер сулышта узды. Һәр ярыш саен хәл кискенләште, ә безнең жюри: Саетова А. Н. - мәктәпкәчә тәрбия буенча мәгариф бүлеге методисты,Тимерханова а. Х.-Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы, Сабирова А. Р. - Теләче районының "Алдынгылар хәрәкәте" җирле бүлеге җитәкчесе гадел бәяләде. Бу ярышлар балалар һәм ата-аналарның көчен һәм җитезлеген сынау гына түгел, ә һәр команданың бердәмлеген күрсәтүче күрсәткеч тә булды. Мондый гаилә спорт чаралары үсеп килүче буынга чын гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар гына түгел, аларны сәламәт яшәү рәвеше белән дә таныштыра, әти-әниләр белән дә якынайта. Спорт бәйрәме уңышлы үтте, балалар һәм аларның әти-әниләрәренә Афарин! Командалар медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да зур күтәренкелек, уңай эмоцияләр һәм искиткеч кәеф алдылар. Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International