12 июнь көнне «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда Россия Көненә багышланган чаралар уздырылды: 1. РФ Дәүләт Флагын күтәрү; 2. Россиянең иң әһәмиятле чорлары һәм казанышлары турында тарихи фильмнар карау; 3. “Безнең йортыбыз – Россия” (рәсем күргәзмәсе), “Минем Ватаным – Россия” (китаплар күргәзмәсе), “Россия турында без нәрсә беләбез?” ( уен-викторина).
Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе каршында эшләүче «Ак каен” лагеренда Россия көненә багышланган чаралар узды. Отрядларда әңгәмәләр, уен-викториналар оештырылды. Балалар дәүләтебезнең символлары, флаг төсләренең символик мәгънәсе, туган як традицияләре турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Авыл китапханәсендә “Син Россия символларын беләсеңме?” дигән темага әңгәмә үтте. Соңыннан балалар Россия көненә багышланган шаблоннарны буядылар һәм рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Киләчәкне төзү өчен безгә илебезнең үткәнен, хәзергесен белергә кирәк!
Россия көне-хәзерге дәүләтнең туган көнен, илнең суверенитетын һәм чәчәк атуын символлаштырган бәйрәм. Ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә һәм Россия Федерациясенең һәр гражданы өчен аерым әһәмияткә ия. Тантана хөрмәтенә бөтен ил буенча масштаблы бәйрәмнәр, чыгышлар, фестивальләр уза. «Акчарлак» лагеренда ял итүчеләр дә бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Фәттахова А.Г. балаларга бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, викторина үткәрде. Гатауллина Д.Г. “Рссия символларын беләсеңме?” дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар күмәкләшеп бергә-бергә РФ нең флагын рәсемгә төшерделәр.
“Ак каен” лагеренда “Исәнме, җәй” бәйрәме үткәрелде. Безгә кунакка Кояш һәм Җәй килде. Алар балаларны дуслашырга, игелекле, бер-береңә игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәттеләр.
Бүген Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Ак каен” лагереның унынчы көне. Бу көн экологиягә багышланды. Балалар табигатьне саклау буенча кирәкле әңгәмәләр тыңладылар. ”Табигатьне ничек сакларга” темасына сөйләшү иң файдалысы булды. Балалар үзләре дә табигатьнең дусты булып, чишмә буен чүп- чардан арындырдылар.
Бүген Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Ак каен» лагеренда «Балачактан коррупциясез» дигән темага әңгәмә узды. Дәрес барышында балалар коррупция турында белемнәрен ныгыттылар. Һәрвакыт намуслы булырга, коррупциягә каршы көрәшне кечкенәдән үк башларга кирәклеген аңладылар.
Олы Мишә урта мәктәбенең “Ак каен” сәламәтләндерү лагеренда балаларның юл- транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы Кыямов Л.Т. һәм профилактика буенча Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында файдалы очрашу узды. Инспектор балаларның юл кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. Велосипедта йөрү кагыйдәләрен, төнлә хәрәкәт иткәндә яктылыкны кайтаручы элементлар булдырырга кирәклеген аңлатты. Юл- транспорт травматизмын булдырмау, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан уеннар уйнадылар. Очрашу балаларга бик ошады.
7 июньдә Кама Тамагы шәһәрендә "Алга" командасы 2010-2011 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында өченче уенын уйнады. Безнең егетләр Буаның беренче уенын 4:2 исәбе белән, Кама Тамагы белән икенче уенын 0:0 исәбе белән җиңде. Команда составы: Мортазин Самат, Сөнгатуллин Әмир, Зәйнетдинов Самир, Мортазин Камил, Ибраһимов Илназ, Абдуллин Самир, Әхмәтвалиев Адель, Зәкиев Илмир,Шәрәфиев Азат, Имамиев Инсаф, Заһидуллин Заһид, Хәсәншин Алмаз. Команда җитәкчесе Хәбиров Р. Г.
7 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы "Гадел яшәсәң, ил сөяр !" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер формасы буларак, коррупция турында күзаллау булдыру, тәртип һәм гаделлек турында өйрәтү иде. Ә укучыларның танып-белү бурычлары булып кеше хокукларын чикләүгә якын килүне мостәкыйль билгеләү һәм төрле вәзгыятьләрдә гадел эш итә белү күнекмәләрен булдыру; үз хокукларын яклау күнекмәләрен үстерү тора. Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы: укучыларда гаделлек һәм кешегә ышаныч тәрбияләү. Чара барышында сөйләшү шулар турында булды.
6 июнь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Кунаклар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы басмалар белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар. Шулай ук биредә мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә башкарырга мөмкин. Укучылар китапханәдә китаплар уку белән беррәттән, төрле кызыклы интеллектуаль уеннар уйнап та, ял итеп булуын да белделәр.