Барлык бию стильләренә багышланган әлеге бәйрәмне 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию советы инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Бию - кешенең үз-үзен күрсәтүенең иң борынгы формасы. Бию сәнгатенең башлангычы бик борынгы заманнарда ята.
26 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан «Йолдыз булып балкыйсың син әдәбият күгендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның китаплары һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды. Бу күргәзмә аның иҗатын яктырта, аның иҗаты чын мәгънәсендә тәрбия китаплары. Китапханәгә килгән китап укучыларыбыз әлеге күргәзмә белән якыннан таныштылар.
Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. 24 апрель көнне китапханәчеләр Иске Җөри урта мәктәбе белән берлектә «һар тарафта Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләре» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чара барышында укучылар Тукай шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара ахырында халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җыры башкарылды.
Кыска гомер кичереп тә, Тукай гаять зур мирас калдыра. Аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган илгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт балаларда Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. 23 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Безнең кадерле Тукаебыз, сине туган халкыбыз хөрмәт итә!» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, үзара ярыштылар. Уен дәвамында командалар төрле биремнәр чиштеләр, сорауларга җавап эзләделәр.
Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш. Ләкин шуны да истә тоту мөһим: хокуклардан тыш, һәр кешенең бурычлары да бар. Катнашучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белемгә, медицина ярдәменә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр турында белделәр. Шулай ук яшь кунакларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Чара ахырында «Минем хокукларым һәм бурычларым» презентациясен карап үттеләр.
Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен аңлатты, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, шулай ук, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булганын искәртеп үттеләр.
26 апрельдә бөтен ил буйлап традицион бөтенроссия өмәсе — миллионлаган россиялеләрне үз шәһәрләрен, бистәләрен һәм авылларын чистарак һәм уңайлырак итү омтылышында берләштерүче масштаблы экологик акция узды.
Өмә - территорияне җыелган чүп-чардан һәм искергән үләннән чистарту буенча күркәм гадәт кенә түгел, ә хезмәт коллективларын һәм шунда яшәүчеләрне кече Ватаныбыз хакына файдалы эш башкару, туган җиребез турында кайгырту чарасы да ул.
Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты, ФАП, авыл администрациясе хезмәткәрләре бергәләп бу мөһим экологик акциягә кушылдылар: чүп-чар, иске агач ботакларын, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыештырдылар. Авылның тирә-ягын тәртипкә китерделәр. Авылыбызның чисталыгы һәм тәртибе бары тик үзебездән тора!
Балалар гасырның фаҗигасе дип санаган техноген катастрофа, җирле халык Купреянов М.Н. турында, радиацияне дезакциацияләү буенча эшләрне башкару өчен Чернобыльгә җибәрелгән техноген катастрофа турында кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Балалар Чернобыль зонасының кайда урнашуы, атом электростанциясендә шартлау вакыйгаларының хронологиясе, шартлау нәтиҗәләре һәм радиация һәм кешеләр сәламәтлегенә һәм экологиягә каршы көрәш турында мәгълүмат тыңладылар.
26 апрель көнне татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә уңаеннан Әбде авылы китапханәсе, мәктәп белән берлектә «Яшь буын Тукайга ашык» дип исемләнгән чара үткәрде. Анда балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Балалар бу хикәяләрдән Габдулла Тукайның олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь икәнен белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын күрергә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Балалар шагыйрьнең «Кышкы кичә», «Туган тел», «Туган як» шигырьләрен кычкырып укыдылар, Тукай поэзиясенең милли характердагы әһәмиятен күрсәттеләр. Китапханәдә «Тукай – шигърият чишмәсе» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Айдар авылы китапханәсе «Библиотөн – 2025» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Быел ул «Үз геройлары» дигән гомуми тема астында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Акциянең девизы: «Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк».