Аның китаплары балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Бөек шагыйрьнең 139 еллыгы уңаеннан, китапханәнең яшь укучылары өчен «Тукай - сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Быел ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Быелгы тема – «Үз геройларыбыз», ә акция үзе тарихи хәтерне саклау өчен мөһим мәйданчык булып торды, һәр катнашучыга илебез геройларын хөрмәтләүгә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирде. Кукчә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә тематик әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар фотографияләр белән уртаклаштылар, үткәндәге һәм хәзерге геройлар турында сөйләделәр. Шулай ук, китапханә мәйданчыгында махсус китап күргәзмәләре, почмаклар оештырылды. Чарада катнашучылар фронтта, тылда җиңү яулаган туганнарының гаилә тарихларын сөйләделәр.
26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне, әлеге көнне татар халкы туган тел көнен билгеләп үтә. Башка бәйрәмнәр кебек үк, бу көн дә һәрберебезнең күңелендә аерым урын алып тора.
Быел бөтенроссия акциясенең төп темасы - «Үзебезнең геройлар». Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде, кунаклары өчен патриотик программа әзерләнде. Бөтенроссия акциясе үзләрен кызганмыйча, Ватаныбызны саклаучыларга, батырлыгы һәм хезмәте белән илебез тарихына үз исемнәрен язып калдыручыларга багышлана. Мәдәният хезмәткәрләре сугыш турында «Кычкырып уку»га аерым игътибар бирделәр, чарада катнашучылар эчкерсез хисләр һәм ихтирам уятып, мөһим өзекләрне һәм шигырьләрне кычкырып укыдылар.
26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсе Россиядә 14 нче тапкыр үткәрелә торган «Библиотөн 2025» китап һәм укуга ярдәм итү буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия акциясенә кушылды. Быелгы акциянең гомуми темасы - «Үз геройларыбыз», ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйләнгән.
Аның китаплары балаларны туган якның матурлыгын күрергә, яхшылыкка өйрәтә, гадел булырга өнди. Татар халкының бөек шагыйре нибары 27 ел гына яшәгән. Җиде елдан аз гына артыграк иҗат итү дәверендә ул йөзләрчә шигырь, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат иткән.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) белән “Патша кызы һәм юл йөрү кагыйдәләре”дигән театрлаштырылган күренештә юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәттеләр. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. һәм әти-әниләр катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен-әкият формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.
Авария кешеләрнең сәламәтлеге һәм экология өчен җитди нәтиҗәләргә китерде. Әлеге фаҗигане аңлату максатыннан, 26 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен тематик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар һәлакәтнең төшенчәсе, нәтиҗәсе турында белделәр, ахырда алар: «Чернобыль һәлакәте — тарихның мөһим өлеше һәм без киләчәктә әлеге хәлләрне булдырмас өчен моны истә тотарга тиеш», - дигән нәтиҗә ясадылар.
Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Акциянең темасы - «Үз геройларыбыз». Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына багышланган альбомнардагы мәгълүмат белән таныштылар, шулай ук чарага тематик күргәзмә дә әзерләнгән иде. Китапханәдә авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышлап «Без Ватанга тугрылыклы» дип исемләнгән стенд эшләнелде, бу егетләргә хөрмәт күрсәтү генә түгел, яшьләрдә патриотик аң формалаштыруга да ярдәм итә. Ахырдан чарада катнашучылар тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән ватандашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Агымдагы елнын 25 апреленнэн районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
29 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Элеге чарага килучелэр техникаларын яхшы эзерлэргэ тырышканнар. Кузэтчелек органы талэплэреннэн тыш, техниканын тышкы ослеген чистартып, буяп куюлар, элеге чаранын авыл жирлегендэ аерым статуска ия булуын курсэтэ. Чарада авыл жирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. катнашты.