Дүрт ел рәттән Татарстанда «Культурный дневник школьника» дигән мәдәни-белем бирү проекты уздырыла.

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Башта анда бары тик беренче сыйныф укучылары катнашты, ә хәзер барлык башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала.  2018 елга инде үзенең чыгарылыш  укучылары да бар, кем беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр мәдәни көндәлеген алып барган. Укучылар ел дәвамында үзләре барган барлык музейлар, китапханәләр, театрлар, кинотеатрлар, мәдәни урыннарын язып бардылар һәм көндәлеккә тиешле билгеләрен куйдылар.

18 май көнне Теләче мәдәният йортында җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны "Лучший культурный дневник школьника" һәм  "Самый культурный родитель" дип исемләнгән бәйгедә бүләкләделәр. Безнең Шармаш авыл китапханәсенең укучылары да элеге проектта катнаштылар. Һәм менә инде икенче тапкыр Пашагин Роман призлы урыннар яулый. 2017-2018 нче уку елында Пашагин Роман, 4 нче сыйныф укучысы 3 нче урынны, ә Светлана Давыдова 2 сыйныф укучысы актив катнашканы өчен, мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шуның белән без аларны чын күңелдән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International