2019 елнын 6 апрелендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшләр үзәге белән берлектә 2002-2004 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында Хәдиуллин Хәким Каниф улы призына кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 13 мәктәптән 167 укучы катнашты.
Ярышларның тантаналы ачылышында озак еллар дәвамында кул көрәше спортын үстерүдә лаеклы өлеш керткән химаячы Хәдиуллин Хәким Каниф улы Татарстан Республикасы спорт министрынын рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук аңа Телэче муниципаль район башлыгының Мактау Грамотасы да тапшырылды.
Республикабызга кул көрәше буенча лаеклы спортсменнар әзерләудә зур өлеш керткэн өчен Теләче балалар спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы Татарстан Республикасы спорт министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Сочи шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортсменнар арасында Россия Беренчелеге һәм Чемпионатында 1 1әм 3 урыннар яулаган Зәйнетдинов Ришат эшмәкәр Хәдиуллин Хәким Каниф улы тарафыннан акчалата премия белән бүләкләнде.
Спорт мастерына кандидат исемен яулаган Теләче урта мәктәбе укучысы Зәкиев Динар да игътибардан читтә калмады. Аларның барысын да районыбыз җитәкчесе – Зарипов Илдус Фатих улы тәбрикләде.
Гомумкоманда урыннары:
1 урында- Теләче урта мәктәбе
2 урында- Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе
3 урында- Алан урта мәктәбе
Барлык җиңүчеләргә диплом, медальләр, акчалата премияләр, җиңүче командаларга дипломнар, 1 урын алган командага Кубок тапшырылды.
Ир-атлар арасында Абсолют җиңүче булып Карабаев Радик танылды. Катнашучылар арасында армлифтинг уздырылды. Җиңүче булып Теләче урта мәктәбе укучысы Зәкиев Динар танылды. Икенче урында – Баландыштан Мингазов Фәнзил, өченче урында Кукмарадан Зәкиуллин Айгиз. Хәдиуллин Х.К. абсолют җиңүче һәм армлифтинг призерларына акчалата бүләк тапшырды.