Апрель ае – Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае.

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан, Урта Мишә авыл китапханәчесе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел туу уңаеннан, “Без Тукайны укыйбыз” исемле марафон үткәрде. Марафон балаларны гына түгел, урта яшьтәгеләрне һәм өлкән буын вәкилләрен җәлеп итте. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International