Теләче урта мәктәбендә татар теле атналыгы башланып китте. 24 апрель көнне татар теле укытучылары 1-8 сыйныф укучылары катнашында Габдулла Тукайга багышланган зур концерт өештырдылар. Укучылар шигырь сөйләүдә, җыр- биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның чыгышлары яшь тамашачыларга бик ошады.