23 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм башка Югары Кибәхужа авыл җирлегенә кергән бюджет учреждениеләре эшчеләре белән берлектә әлеге уңайдан үткәрелгән өмәдә катнашты. Өмәдә җирлек территориясендәге чишмә, күпер, юл кырыйлары, һәйкәл-обелиск тирәләре чүп-чардан чистартылды.