Хөрмәтле райондашлар!

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән барыгызны да

1 май яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Яз һәм хезмәт бәйрәме кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре - ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыра. Ул - изге эшләргә, хезмәт казанышларына рухландыручы бәйрәм. Ә хезмәт, мәгълүм булганча, төрле буын һәм төрле карашлы кешеләрне берләштерә.

Һәркайсыгызның хезмәте лаеклы бәяләнсен, ул сезгә уңыш, шатлык һәм иминлек китерсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иң изге теләкләрне белдерәм: сәламәт һәм бәхетле яшәгез, барлык башлангычларыгыз да уңышлы, күңелләрегез яз кояшыдай күтәренке булсын!

 

Теләче муниципаль

районы башлыгы                                                            И.Ф.Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International