25 апрель көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында Бөтендөнъя татар конгрессы һәм Әтнә муниципль районы мәгариф бүлеге ярдәме белән Бөтенроссия татар балалары видеофестивале узды. Анда Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрә “Музыкаль клип” төркемендә “Бәхетле бала” музыкаль клибы белән уңышлы чыгыш ясап 1 урынны алып фестиваль конкурснң Дипломы белән буләкләнде. Җитәкчесе Мәхмүтова З.Ш.
Финалда Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Теләче районнары, Казан шәһәре һәм Мари Эл республикасыннан 20 хезмәтне мәртәбәле комиссия бәяләде. Алар арасында Бөтендөнья татар Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый фонды җитәкчесе Сәрия Җәннәтова, мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм чаралары белән элемтә идарәсе баш референты Шәйхетдинова Энҗе Һадиевна, режиссер Нуранмия Җамали, балалар өчен шигырьләр авторы якташыбыз Равилә Шамил кызы Шәйдуллина, һ.б.лар бар иде.
Җиңүчеләрнең хезмәтләрен алдагы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында да күреп булачак.