30 нчы апрель көнне Әбде мәдәният йортында мәктәп һәм китапханә белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Спеши к Тукаю молодое поколенье…» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татар әдәбиятын үстерү тарихына ул милли шигъриятнең нигезен салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кергән. Чара барышында укучылар Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, балалар башкаруында «Туган тел» җыры башкарылды. Аннары викторина узды, анда балалар актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International