Кеше тормышыннан да кыйммәтле, берни юк. Дөнья халкының күп өлеше җәмгыять үсешенә үз өлешен кертеп, эш урынында тормышның өчтән бер өлешен үткәрә. Халыкара хезмәт оешмасы карары белән 28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип игълан ителде. Әлеге дата бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын хезмәтне саклауның чишелмәгән проблемаларына җәлеп итәргә, шулай ук кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә хезмәт культурасын алга этәрергә тиеш.
30 апрель көнне Айдар мәдәният йортында әлеге темага әңгәмә үткәрелде, шулай ук фойеда күргәзмә оештырылды