Әлеге бәйрәм намуслы хезмәт-җәмгыятьнең һәм һәр гаиләнең иминлеге нигезе булып кала. Вакытлар үзгәрә, әмма Беренче Май безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе . Кеше бәйрәме-Хезмәт. Тынычлык!! Хезмәт! Май!» , "Хезмәт кешесенә дан!» хәзер дә үз әһәмиятен югалтмадылар.
3 май көнне Яз бәйрәмнәрендә, Айдар мәдәният йортында татар эстрадасының яшь җырчысы Регина Тимербулатова һәм Адель Равилов катнашында бәйрәм концерты булып узды . Алар Айдар авыл җирлеге халкын һәм кунакларны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар! Бәхет, сәламәтлек, язгы җылылык, илһам, иҗади эшләр теләделәр!