Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында китапханә фондында булган иң яхшы шигырь җыентыклары, проза әсәрләре һәм документаль басмалар урын алды.
1941-1945 еллардагы сугыш турындагы матур әдәбиятны популярлаштыру, үз халкыңа мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, илебез тарихына карата кызыксыну уяту – әлеге күргәзмә нәкъ менә шуларны күз алдында тотып эшләнде. «Читаем детям о войне» күргәзмәсеннән Бөек Ватан сугышы геройларының язмышы, җиңү хакына, илебез киләчәге хакына гомерләрен дә кызганмаган кешеләр турында мәгълүмат алырга була.