Түгәрәк өстәл артында тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшү булды, катнашучылар чиратлап «сәламәт яшәү рәвеше»төшенчәсен аңлаттылар. Аларга үзләрен дуслары яки сыйныфташлары тәмәке тартуны, эчәргә яки наркотикны татып карарга теләгән кеше урынына тәкъдим ителде. Катнашучыларның һәркайсы мондый хәл вакытында үз-үзеңне тотышын һәм баш тарту мотивировкасын аңлатты.