“Һөнәрләр дөньясына сәяхәт”

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

5 май көнне Казаклар авылы китапханәсендә, “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар һәм укучы балалар катнашында, “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән һөнәр сайлау буенча квест-уен үткәрелде. Барлык балалар «сырхауханә», «төзелеш», «терлекчелек», «ашханә» һәм башка станцияләр буйлап сәяхәткә чыктылар. Балалар  квест - уен барышында һәр һөнәрнең мөһимлеге һәм зарурлыгы турында белемнәрен киңәйттеләр, тәкъдим ителгән тематикалар буенча биремнәр үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International