Күп гасырлар дәвамында безнең илдә гади эшчеләрнең хезмәте югары бәяләнде.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Эшче һөнәрләргә игътибарны җәлеп итү өчен  шигырьләр, җырлар иҗат ителгән, фильмнар булдырылган.

2019 ел - Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Хезмәт кешесе темасы әдәбиятта да киң чагылыш тапкан. Хезмәт кешеләре турында язучылар зур хөрмәт белән, эшче һөнәренең мөһимлеген мактап язалар.  30 апрель көнне, Айдар авыл китапханәсе китап укучылар игътибарына эшче һөнәр ияләре турында язылган  матур әдәбият әсәрләре урын алган  «Кеше өчен чын матурлык-намуслы һәм хәләл хезмәттә» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте . Бу китаплар  эчтәлеге буенча  төрле, әмма алар барысы  да хезмәт кешесенә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International