4 май көнне Кукмарада «Ялкын» яшүсмерләр клубында 2005-2007, 2002-2004 нче елда туган егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык турнир узды.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Теләче районы командасын тренер Кыямов Айрат һәм команданың вәкиле Галимжанов Рәмис  җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе укучылары яклады.

Призлы урын алган спорчылар медаль, грамота һәм “Кукмара” металл заводы җитештергән  савыт-сабалар белән бүләкләнделәр.

Әлеге  ярышта  катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗановка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International