7 май көнне Теләче балалар китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Алар Ватан өчен сугыштылар» дигән батырлык дәресе үткәрелде.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Дәреснең максаты: батырлык, бурыч, намус, җаваплылык, әхлак турында күзаллау формалаштыру, патриотизм хисләре аша гына Россияне яңадан торгызуга ирешә алуыбызны аңлату иде. Бу дәрестә балаларны Ватаныбыз тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштырдык. Ветераннарга, хәрби хезмәткәрләрнең һәм Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләргә, һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерергә кирәклеген аңлатырга тырыштык, шулай ук яшь буынның Ватанны саклауга әзерлекләрен формалаштыруга ярдәм иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International