3 май көнне Айдар авылы мәдәният йортында Кояш көненә багышланган " Һәрвакыт булсын кояш»дип исемләнгән чара булып узды.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Очрашу, "Кояш турында ни беләсез?"-, дигән сорау белән башланды. Балалар үзләренең белемнәре белән, дөрес җаваплары белән сөендерделәр. "Иң зур йолдыз" турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Балаларның белемнәрен киңәйтү өчен мәдәният йорты директоры аларга конкурслы уеннары уйнарга тәкъдим итте.
Чараның икенче өлешендә иҗади мастерской уздырылды, анда балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр – алар  асфальтка  Кояш рәсемнәре ясадылар. Кояшлы нурлары төрле яктанн елмаеп торды. Мәдәният йорты ишегалды тагында матуррак, тагын да нурлырак күренгәндәй булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International