7 нче май коне Үзэк балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Җиңү көне" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте... Шушы бәйрәмгә сугыш чорындагы хезмәт ияләре чагырылган иде. Алар арасында Кадыйрова Сәгъдия , Галиахметов Тимэргали да бар иде. Шушы асыл затлар бала чакларында ук сугышның ачы михнәтен тоеп, ачлык һәм ялангачлыкны нәрсә икәнен аңлап, хәзерге тормышта шөкер итеп яшәүче затларыбызга безнең нәни сабыйларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәтеп сугыш турында шигырьләр сөйләп, сугыш чоры җырларын җырлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр дә бирделәр. "Кырык бишнең язы" дип исемләнгән вальсны да апаларыбыз күңелләре тулып, күз яшьләрен тыя алмыйча, бик зур дулкынлану хисе белән биеделәр.
Бәйрәм чарасыннан соң кунакларыбыз чәй табынына чакырылды.