7 нче май көнне район мәдәният йортында Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган, төрле иҗади конкурсларда җиңеп чыккан талантлы балаларны тәбрикләү тантанасы булды. Баландыш төп мәктәбеннән Ворлдскилдс-2019 конкурсында катнашып урын алган Гилазова Таңсылу(җитәкче-Гилазова Э.Р) ,Гарипова Адилә(җитәкче-Мөбәрәкшина Ф.Г), ”Без бергә”фестивалендә гран - при иясе Галләмов Мурат(җитәкче-Сафина А.Э),Республика фән олимпиадасында призер булган Загидуллина Нурфия(җитәкче-Загидуллина Ә.Н) мактау кәгазенә һәм бүләккә ия булдылар. Зур уңышларга ирешкән балаларны, укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба зур уңышлар телибез.