Җирле үзидарә рәисе һәм Теләче районы Афганчылар берләшмәсе рәисе А.М. Галимзянов катнашындагы тантана фойеда һәр килүчене чәй табыны белән каршы алудан башланды.Сугышның ачысын –төчесен үз җилкәләре аша уздырган өлкәннәребез хөрмәтенә укучылар һәм үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде һәм җитәкчеләр тарафыннан котлаулар яңгырады. Кичә өлкәннәребез белән берлектә, “Үлемсез полк” белән бергә авыл урамыннан һәйкәлгә таба парад белән дәвам итте һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.