8 май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 74 еллыгына" багышланган чара узды. Бәйрәмнең төп кунагы сугыш ветераны Сабирзянова Т.П. иде. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветеран игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән табын артында дәвам итте. Кунагыбыз кичәне бик ошатты, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерде.