8 нче май көнне Баландыш мәдәният йортында Бөек җиңунең 74 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы булып утте. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Әфган сугышы ветераннары чакырулы иде. Бәйрәмне Баландыш авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р.Ш. ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлап чыгыш ясады, районнан килгән эш һәм мәшгульлек үзәге директоры,әфганчылар советы рәисе Галимҗанов А.М. район җитәкчелегенең котлау сәламнәрен җиткерде. Бәйрәм укучыларның җырлары, шигырь, биюләре белән урелеп барды. Бәйрәм тантанасы ахырында һәйкәл-обелискка чәчәкләр куелды.