Айдар башлангыч мәктәбе коллективы, Айдар авыл җирлеге, авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты. Бөек Ватан сугышында җиңүгә 74 ел тулу белән котлап авыл җирлеге башлыгы Хазиев Р.Р. тантанага килүчеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде. Мәктәп укучылары чыгышы бәйрәмгә килүчеләр күңелендә матур әз калдырды. Бәйрәм чәй табыны артында давәм итте. Тантана ахырында мәктәп, клуб, китапханә һәм авыл советы исеменнән обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды.