Бәйрәмдә Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин М.А һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады. Ветераннар өчен башлангыч мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз, каһарманнарыбыз истәлегенә куелган обелиск каршына веноклар кую белән тәмамланды. Бу көн, XX гасырның бер куркыныч вакыйгаларыннан берсе булган кебек Бөек Ватан сугышы, укучыларыбыз куңелләрендә бик озак истә калачак, - дип ышанабыз. Үзеңнең үткәнеңне олыларга кирәк! Шушы бөек елларга баш иик!