6 май көнне Ямбулат авылы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2019» ("Читаем детям о войне - 2019") дигән Халыкара Акциягә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акция Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелде (барлыгы 5 кеше). Китапханәдә әлеге көнгә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән күргәзмә оештырылды. Аннары түбәндәге китаплардан өзекләр укылды: "Полководцы и военачальники Великой Отечественной", Житкова Б. "Семь огней", "Из плена", Кассиля Л. "Твои защитники", "Никто не знает, но помнят все", Стрижевский Ю. "Повесть о мужестве", Матвеева Д. "Пилотка", "Вовкина звезда", Васильева Б. "А зори здесь тихие..."
Балалар сугыш елларында ничек авыр булганын, ләкин безнең бабаларыбыз һәм дәү әтиләр, әбиләр һәм дәү әниләрнең фашизмга каршы көчле көрәшүләрен белделәр. Әлеге акция "Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары" дигән электрон презентация белән дәвам итте.