Ел саен сугышта катнашкан бер генә ветеран да җаваплылыгы чикләнгән Трансгаз Казан җәмгыяте игътибарыннан читтә калмый.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 8 маенда Бөек Җиңү көне алдыннан Теләче районында "Трансгаз Казан" ҖЧҖ вәкилләре-генераль директор урынбасары Әхмәтҗанов Марат Газиз улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Контюков Р. А. ярдәмчесе  Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы булдылар.

Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары Галиев Бари Гали улы һәм Сабирзянова Таисия Павловна янына бардылар. Шулай ук 9 Майга багышланган Алан авылында үткәрелгән  тантаналы митингта катнаштылар.

Ел саен сугышта катнашкан бер генә ветеран да  җаваплылыгы чикләнгән  Трансгаз Казан җәмгыяте игътибарыннан читтә калмый. Быел да алар үзләре белән ветераннарыбызга бүләкләр алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International