9 май көнне, район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды -оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, яшь буын вәкиле тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат яңартты.